Балтачта 50-55 ел бергә гомер иткән парларны тәбрикләделәр (фото)
Гаилә көне уңаеннан, район ЗАГС бүлеге район җитәкчелеге белән берлектә Балтач мәдәният үзәгендә күркәм бәйрәм оештырып, 50-55 ел бер гаилә булып гомер иткән райондашларыбызны тәбрикләде.
Илһам Фидаилевич хөрмәтле юбилярларны котлап, район җитәкчелеге исеменнән бүләкләр тапшырды. Игътибарга һәм ихтирамга лаек парлыларның бик тә күңелләре булды. Волонтерларыбыз аларга Гаилә елы белән дигән эмблемалар өләште, "Гаиләдәге конфликтларга ничек нокта куяга" дигән буклетлар да таратты, бу китапчыкны өйдәге яшьләргә бирербез инде, дип, күкрәкләренә эмблемаларын ябыштырып, күрсәтелгән хөрмәткә гаять тә күңелләре булып таралышты алар әлеге бәйрәмнән. "Килүгә үк чәй белән сыйладылар, безне котларга нинди күркәм, үзләре үк бу тормышта үрнәк булган иптәшләрне чакырганнар, нинди зур бүләкләр бирделәр, ничек зурладылар, кунак иттеләр, җирлек башлыклары машина белән алып килде, кайтканда да алар белән кайтабыз, рәхмәттән башка сүз юк", диделәр алар беравыздан, ә яшьләргә исә "табышкач-кавышкач яшәргә кирәк... балалар турында уйлагыз, тормыш алай да уза, болай да уза... гафу итә белергә кирәк... менә шул чакта безнең кебек Алтын туйга җитәрсез..." дип киңәш иттеләр. Бирсен Ходай, бәрәкәтле гомер юлын сокланырлык итеп узган өлкәннәребезнең сүзенә колак салыйк, бу заманда һәр кешенең дөнья куып йөдәгәннән соң кайтып егылырлык сыеныр урыны, Гаилә дигән тавышсыз тыныч почмагы булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев