Зур югалту
Рифат Мидхәт улының гаиләсе һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Аның турында якты истәлекләр безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр
Район үсешенә үзеннән зур өлеш керткән мөхтәрәм җитәкче Рифат Мидхәт улы Закиров вакытсыз арабыздан китте.
Эшләгән елларында Рифат Мидхәт улы үзен энергияле һәм ихтыярлы кеше, грамоталы белгеч, оста җитәкче һәм үз эшенең чын профессионалы буларак танытты.
Хезмәт биографиясе дәвамында аңа төзелеш өлкәсендә масштаблы һәм мөһим бурычларны хәл итәргә туры килде. Рифат Мидхәт улы җитәкләгән оешма катнашында районда сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, спорт учреждениеләре, торак һәм административ биналар төзелде һәм файдалануга тапшырылды.
Рифат Мидхәт улы – якын дус һәм ышанычлы иптәш тә иде. Аның вакытсыз гүр иясе булуы туганнары һәм якыннары өчен, «Водстрой» җәмгыяте һәм районның төзелеш тармагы өчен, аны шәхсән белгән һәркем өчен зур югалту. Аның игелекле эшләре безнең йөрәкләрдә мәңге яшәячәк.
Рифат Мидхәт улының гаиләсе һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Аның турында якты истәлекләр безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр.
Чыганак: Рәсми Балтач
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев