Айгөл Таҗиевадан «Эремчекле галета» рецепты
Аш-су бүлмәсе

Айгөл Таҗиевадан «Эремчекле галета» рецепты

Пирогны духовкага 180 градуста 25-30 минут пешерәбез

Кирәк булачак:

- 100 г эремчек
- 70 г атланмай
- 120 г он
- йомырка сарысы 1 шт

Эчлек өчен:
- 300г җиләк
- 1 аш кашыгы крахмал.
- 2 аш кашыгы шикәр комы.

Онны тактага сибәбез, салкын эремчек, йомырка сарысы өстибез, ваклап салкын атланмай кисәбез. Яхшылап камыр басабыз һәм суыткычка 30 минутка куябыз. Камыр әзер булганчы җиләкләрне турыйбыз шикәр һәм крахмал белән кушабыз (теләсә нинди җиләкне алырга мөмкин).

Он сибелгән пергамент кәгазьдә (d~27 см) камырны җәябез, эчлекне уртага салабыз. Кырыйларын төрәбез, йомырка агы белән камырны майлыйбыз һәм шикәр сибәбез. Духовкага 180 градуста 25-30 минут пешерәбез.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев