Айгөл Таҗиевадан эремчекле кекслар рецепты
Аш-су бүлмәсе

Айгөл Таҗиевадан эремчекле кекслар рецепты

Формага салып, 180 градуска кадәр кыздырылган мичтә 35 минут пешерәбез

Кирәк булачак:

Югары сортлы бодай оны – 150 г
Шикәр комы –  150 г
Эремчек – 130 г
Йомырка – 2 данә.
Сыер мае – 70 г
Разрыхлитель –  0,5 чәй кашыгы

Йомшак сыер маен шикәр белән яхшылап болгатабыз, аннан йомырка, эремчек өстибез һәм яңадан яхшылап болгатабыз. Аннан соң он һәм разрыхлитель өстибез. Формага салып, 180 градуска кадәр кыздырылган мичтә 35 минут пешерәбез.


Нет комментариев