Айгөл Таҗиевадан лимонлы кекс рецепты
Аш-су бүлмәсе

Айгөл Таҗиевадан лимонлы кекс рецепты

Духовкага 180*С та 35-40 минут пешерәбез

Кирәк булачак: 4 йомырка, 1 стакан шикәр, эретелгән атланмай яисә 150 г маргарин, 2 аш кашыгы сөт, 1 стакан он, 10 г разрыхлитель, 1 лимон кабыгы.

Йомыркаларны шикәр белән болгатабыз, сөт, эретелгән суынган атланмай, он һәм разрыхлитель өстибез. Яхшылап болгатабыз. Ахырдан вак угыч аша лимон кабыгын кырып кушабыз.

Духовкага 180*С та 35-40 минут пешерәбез.


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев