Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Альбина Фәйзиевадан “Муравейник” рецепты

Табынга татлы ризык

Кирәкле ингредиентлар:

-сыер мае 200 гр⠀

-2 йомырка⠀

-100 гр. шикәр комы

-ярты бал кашыгы сода⠀

-1 чеметем тоз⠀

-300-450 гр. он⠀

- кайнатылган һәм гади сгущенка

Эш тәртибе: Майны шикәр, сода, йомыркалар һәм тоз белән бергә кушып болгатабыз. Аннары әкрен генә он өсти башлыйбыз. Камырны басабыз, тыгыз булсын. 

Әзер камырны берничә өлешкә бүлеп, зур булмаган шарлар ясыйбыз. Аннары 1 сәгатькә морозильникка тыгып куясы. Каткан шарларны угычта уабыз. (Мясорубкадан чыгарсагыз да була) Вак камырны табага тигез итеп җәябез. Духовкада 180 градуста пешерәбез. Пешкәндә 1-2 тапкыр болгатып алырга онытмагыз, ябышмасыннар.

Әзер камырны суытып, сгущенка өстибез. Әйбәтләп болгатабыз. Мин ике төрле сгущенка кулландым. 1 банка кайнатылганга әзрәк гади сгущенка өстәдем.

Болгатып бетергәч, камырны формага тутырабыз. Әйбәтләп тыгызларга кирәк. Холодильникка куясыз.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә