Әнисә Садыйковадан кичке чәйгә бик тәмле торт рецепты
Пешеп суынгач, шакмакларга кисеп, сметанга манып аласы һәм 2 литр тирәсе табакка пакет киертеп, пакетны бераз кремлап, шакмакларны тезә барасы
Камыр өчен кирәк була:
Йомырка – 4шт
Шикәр комы -140гр
Сметана – 3 аш кашык
Сгущенка – 0,5 банка
Разрыхлитель – 1 пачка
Он – 250 гр
Крем:
- Сметан 20% – 500-600гр
- Шикәр комы – 100гр
Бизәр өчен:
Молочный шоколадны эретеп или каты килеш кырсаң да була.
Эш барышы: йомырка белән шикәр комын бергә көбекләнгәнче болгатасы,сметан һәм разрыхлитель, сгущенка салып тагын болгатасы, җайлап онны кушасы.
Духовкада 180 градуста 20 минут тирәсе пешерәсе.
Пешеп суынгач, шакмакларга кисеп, сметанга манып аласы һәм 2 литр тирәсе табакка пакет киертеп, пакетны бераз кремлап, шакмакларны тезә барасы.
2 сәгать холодильникта тора, алгач тәлинкә куеп төбенә каплап, пакетны аласы һәм калган крем белән бизисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев