Хезмәт

Балтач районы

16+
Аш-су бүлмәсе

Ат итеннән бик тәмле буженина ясау ысулы

Кулинар кәгазьгә төреп, суыткычка куям, ике көннән тәмле итебез әзер!

1 литр суга 150 грамм тоз исәбеннән алып тозлык кайнатам.

Шул тозлы суга 2 дәфнә яфрагы, 1 баш суган, 6-7 бөртек кара борыч салам. 5 минут кайнатканнан соң, шуңа 2 килограмм чамасы ат итен салып, пешкәнче кайнатам һәм шул суында 4-5 сәгатькә калдырам.

Аннан соң итне судан алып саркытам. Угычтан уылган бер баш сарымсакны кара борыч, кызыл борыч, яшел укроп, төелгән зира белән бутап, пешкән итне яхшылап шул катнашма белән ышкыйм. Кулинар кәгазьгә төреп, суыткычка куям. Ике көннән тәмле итебез әзер!

Автор: Зөһрә Вәлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә