Ə сез бавыр коймагы белән дусмы?
Бавырны пленкасыннан арындырып, иттарткыч аша чыгарырга. Шуңа тоз, борыч, 2 йомырка салып болгатырга. Ваклап турап суган, угыч аша чыгарып, сарымсак өстәргә. 2-3 аш кашыгы он салырга. Барысын бергә яхшылап болгатырга. Коймак шикелле ике яклап майда кыздырырга.
Коймакларның өстенә сарымсаклы майонез сыларга һәм "тушить" ителгән суган+кишер катнашмасын куярга.
Нет комментариев