Бик тәмле эремчекле торт рецепты (Мәрьям Миннегулова)
Тәмле булсын, дусларым
- Камыр өчен кирәк булачак:
1 пачка майсызлыгы әз булган эремчек
2 йомырка
1 стакан песок
0,5 чәй калагы тоз
1,5 чәй калагы чәй содасы
Он
- Крем өчен:
Ярты литр сет
1 стакан песок
2 йомырка
1,5 аш калагы он
200 гр ак май өй температурасында
Эремчекне ваклыйбыз, кушабыз йомырка, тоз, песок, чәй содасын салып болгатабыз да он салып камыр әвәлибез. 1 сәг кә холод ка куябыз.
- Кремны ясыйбыз.
Сөтне җылытырга куябыз, бер савытта йомырка, песок, он салып тугылыйбыз да сөткә салабыз, болгата болгата пешереп бетерәбез. Крем суынгач майны салабыз. Камырны 6,7 кисәккә бүлеп, җәеп духовкада пешереп алабыз, әзер крем белән сылыйбыз да, 6,7 сәг тән соң тортыбыз әзер була.
Тәмле булсын, дусларым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев