Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Бик тәмле гөбәдия

Чәйләрегез тәмле булсын!

Камыр өчен кирәк: 
— Ак май — 180 грамм 
— Шикәр комы — ярты стакан 
— Йомырка — 2 
— Тоз — чеметеп 
— Көпшәкләндергеч — 1 чәй калагы 
— Он 

Эчлек өчен кирәк: 
— Корт- 300 грамм 
— Дөге — 1 стаканнан әзрәк 
— Йөзем — 300 грамм 
— Пешкән йомырка — 3 
— Шикәр комы 
— Ак май (эретелгән) — 30 аш кашыгы 

Гөбздия өстенә сибәргә он+шикәр комы +ак май катнашмасы ясыйбыз!

Эш барышы: 
— Бүлмә температурасында майга шикәр комын кушып күпертәбез 
— Йомырка, тоз салып болгатабыз 
— Он+көпшәкләндергечне кушып камыр басабыз 
— 2 тигез булмаган өлешкә бүләбез 
— Зуррак өлешне табага җәябез 
— Камыр өстенә кортны җәябез, шикәр комы сибәбез 
— Бүрттерелгән дөге һәм йөземне җәябез 
— Йомырканы вак кыргычтан кырабыз 
— Эретелгән майны салып чыгабыз 
— Икенче кисәк камырны җәеп өстен каплыйбыз 
— Шикәр комы, май, онны болгатабыз һәм гөбәдиянең өстенә сибәбез 
— 180дә 40 минут тирәсе пешә 

Чәйләрегез тәмле булсын! 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә