Бламанже рецепты
Аш-су бүлмәсе

Бламанже рецепты

Әзер массаны савытларга салып, өстен җиләкләр белән бизәргә яки шоколад кырып салырга мөмкин

Кирәк булачак:
800-900 грамм кибет каймагы, 1 стакан тулыр-тулмас шикәр комы, җиләк-җимеш (банан, каен җиләге, виктория, консервланган ананас һәм башкалар).

Әзерләү тәртибе:
1 стакан тулыр-тулмас суга 20 грамм желатин салып, 20 минут бүрттерергә һәм водяная баняда эретергә (микроволновкага куеп алсаң да була, кайнап чыгарга тиеш түгел). Каймакка, шикәр комы, җиләк-җимеш салып, яхшылап болгатасы.

Әзер массаны савытларга салып, өстен җиләкләр белән бизәргә яки шоколад кырып салырга мөмкин.

 

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев