Вуаля, чәебезгә бик тәмле һәм иң мөһиме җиңел, күп вакытны алмый торган рецепт бу
Кирәк булачак: 1 пачка кибет эремчеге, 1 зур пакет сметана, 2 йомырка, 1 пачка ванилин (салмасаң да ярый), шикәр комы. һәм тарталеткалар.
Бизәү өчен: җаныгыз теләгән җиләк-җимеш
Шушы ингредиентларны миксер яки блендер белән яхшылап болгатабыз. Әзер массаны тарталеткаларга салып чыгабыз һәм өстенә яраткан җиләк-җимешен куеп бизибез. Кайнар духовкада 20 минутка куеп пешерәбез.
Вуаля, чәебезгә бик тәмле һәм иң мөһиме җиңел, күп вакытны алмый торган рецепт бу.
Тәмле булсын!!!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев