Чәйгә перәннек
Кирәк була: 250 мл. сөт, 400 гр. шикәр комы, он + әзрәк тоз, 1 йомырка, 50 мл. сыек май, 2 пачка разрыхлитель, 150 грам шикәр пудрасы
Эш барышы:
250 мл. сөтне кайнатып чыгарасы, икенче савытта 250 грам шикәр комы, тоз һәм 125 грам он салып болгатып шуның өстенә кайнаган сөтне салып болгатасы. Масса өй температурасына кадәр суынгач 1 йомырканың сарысын, 50 мл. сыек май салып йомшак кына камыр басасы. Камырны җәеп формаларга кисеп духовкада пешереп аласы. Перәннекләр сыунганчы глазурь ясыйбыз. 150 грам шикәр пудрасына йомырканың агын кушып ясыйбыз. Суынгач глазурь белән болгатып өй температурасында киптерәсе. Тәмле булсын.
А. Габдрахманова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев