Дүләнә (боярышник) кайнатмасы рецепты
Дүләнә десертын стерильләштерелгән банкаларга салырга һәм караңгы салкын урында сакларга
Дүләнә (боярышник)кайнатмасы өчен кирәк: 1 кг җимеш, 700 грамм шикәр комы, 50 мл лимон согы, 500 мл су.
Беренче эш итеп суны кайнатып чыгарырга, җимешне салып, 15 минут пешерергә. Суын түгәргә һәм пешкән дүләнәне иләк аркылы үткәрергә.
Килеп чыкан пюрены уртача утка куярга. Аңа лимон согы һәм шикәр комы салып болгатырга. Кайнап чыккач 15-20 минут пешерергә.
Дүләнә десертын стерильләштерелгән банкаларга салырга һәм караңгы салкын урында сакларга.
Бу кайнатма белән чәй дә эчәргә була һәм пироглар эчлеге итеп тә кулланырга мөмкин.
Гөлүзә Василова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев