Эбәд чәенә балан пирогы
Кирәк була: балан, шикәр комы, сөт + су, чүпрә, тоз, йомырка, он, квас оны
Камыр өчен:
- 1 стакан сөт + су,
- 1 йомырка,
- 3 аш кашыгы шикәр комы,
- 0,5 чәй калагы тоз,
- 100 грамм сыер мае ,
- 1 чәй калагы коры чүпрә һәм он.
Чүпрәне эзрәк күпертеп алып йомшак кына итеп камыр басабыз һәм кабарырга куябыз.
Эчлекне 2 стакан баланга 100 мл. су салып кайнатабыз. Төшсез яратучылар сетка аша чыгарабыз. Әзер массага 2 стакан шикәр комы салып кайнатып чыгарабыз һәм куертыр өчен манный ярмасы яки квас оны салып куерганчы кайнатабыз (0,5 стакан).
Кабарган камырны җәеп пирог ясыйбыз. Ясагач әзрәк кабартабыз һәм духовкада пешереп алабыз.
Чәйләрегез тәмле булсын.
Тәнзилә Габдрахманова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев