Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Эклер пироженные

Пироженныйның эченә төрле крем тутырырга була.

250 мл. суны кайнарга куярга һәм бер чеметем тоз өстәргә. Янына йомшарган 80-100 г. сыер мае салырга һәм болгата-болгата кайнатырга. Кайнап чыккач, 1-2минут болгатып торырга һәм әз-әзләп кенә 1стакан он (150г) салырга. Болгата болгата камырны пешерергә. Аннары сүндереп 35-37 градуска кадәр суытырга, тән температурасыннан чамалый аласыз.

Аннары суына төшкән камырга 4-5 йомырканы берәмләп куша-куша камырны ясап бетерергә. Камыр сузылучан булырга тиеш. Пергамент җәелгән табага камырны кондитер капчыгы ярдәмендә озынча формада чыгарырга. 180 градуслы мичтә 30-35 минут пешерергә.

Пешергәннән соң эченә төрле крем тутырырга була. Мин 33%лы каймак һәм тәменчә шикәр комын миксер белән күпертеп, шул кремны файдаландым.

Заварной крем файдалансагыз да була. Өстен шикәр пудрасы яки шоколад эретеп бизисе. 

Рафилә Шәмсетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә