Эремчекле пасха рецепты
Аш-су бүлмәсе

Эремчекле пасха рецепты

Әзер пасханы тәлинкәгә каплап салып, чикләвек һәм кипкән җиләк-җимеш белән бизәп табынга бирергә

Эремчекле пасха өчен кирәк булачак:

Эремчек 9% — 500 г
Каймак 20-25% — 200 г
Сыер мае 82%  — 100 г
Шикәр комы – 80-100 г
Кипкән җиләк-җимеш ( мүк җиләге, күрәгә, йөзем) — 80-90 г
Чикләвеке (миндаль, әстерхан) — 80-90 г

Әзерләү тәртибе: тирән савытта эремчек, каймак, йомшартылган сыер маен һәм шикәр комын салып яхшылап болгатыгыз. Вакланган кипкән җиләк-җимеш һәм чикләвекләр өстәп, тагын бер кат болгатыгыз.

Әзер массаны дуршлагка салып бераз тоткач, тирәнрәк савытка салып, бераз тыгызлап, пасханы суыткычка берничә сәгатькә (төнгә яхшырак) алып куегыз.

Әзер пасханы тәлинкәгә каплап салып, чикләвек һәм кипкән җиләк-җимеш белән бизәп табынга бирергә.

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев