Гаеткә коймак рецептлары
Аш-су бүлмәсе

Гаеткә коймак рецептлары

Тәмле булсын!

Мич коймагы 

Өчтән бер өлеш 100 граммлы "Люкс" чүпрәсе, 800 грамм су, 100 грамм сөт (яки 500 грамм су, 500 грамм сөт), 2 йомырка, 1 аш кашыгы майонез, 2 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, он.

Куе итеп камыр ясыйбыз. Камыр кабаргач, газ өстендә башта коймакның астын пешереп алабыз, аннан соң грильдә өстен пешерәбез.

Тәмле коймак

Камыр ясар өчен кирәк булачак: бер чокыр кайнар су, бер чокыр сөт, чүпрә (мин чама белән коры чүпрә салдым), тәменчә тоз, тәменчә шикәр комы, 2 йомырка, он.

Барысын бергә болгатып, куе камыр ясыйбыз һәм аны җылырак урынга кабартырга куябыз. Камыр кабарганнан соң тагын бер кабартып алсагыз, ул тагын да тәмлерәк булачак. 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев