Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Гөлҗимеш – дистәләгән чиргә дәва

Табигать гөлҗимешне файдалы матдәләр белән юмарт бүләкләгән, шуңа да элек-электән авырулардан дәвалау өчен аны киң кулланалар.

Әлеге куаклык иммунитетны ныгыта, салкын тигәндә булыша, хәтта йөкле хатын-кызларга да файдасы җитәрлек, дип хәбәр итә Healfolk.ru сайтына сылтама белән «Интертат».

Иң әһәмиятле үзлеге: гөлҗимеш коллаген барлыкка китерергә булыша. Гөлҗимешнең әлеге үзенчәлеге кан тамырлары, сөяк системасы, сеңерләр, тән тиресе, тешләр һәм уртларга яхшы эшләргә мөмкинлек бирә. Җимешнең метаболизмны яхшыртуы, арыганлыкны киметүе, хәл кертүе дә билгеле, нерв системасы эшчәнлеген һәм гомуми психик сәламәтлекне нормальләштерергә булыша.

Шулай ук гөлҗимеш организм тарафыннан тимерне үзләштерүне яхшырта, кан басымын төшерә, ялкынсынуга каршы көрәшкәндә булыша, ревматизм вакытында ярдәм итә.

Кандагы холестеринны төшерүдә дә файдасы бар аның. Йокысызлык белән интегүчеләргә булыша, ашказаны-эчәк тракты авыруларын дәвалый, эч китүне бетерә, сидек системасы чирләрен дәвалый, дип җиткерә белгечләр.

Озын сүзнең кыскасы, көзнең матур көннәрендә файдалы җимешне җыярга һәм файдасын күрергә ашыгыйк.

Чыганак: http://maydan.tatar/goljimesh-distelegen-chirge-deva/

Фото: https://pixabay.com/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев