Гөлназ Зиатдиновадан соус-запрпавка рецепты
Аш-су бүлмәсе

Гөлназ Зиатдиновадан соус-запрпавка рецепты

Кайнар соусны чиста коры банкаларга тутырабыз һәм калай капкач белән ябабыз

3 кг помидорны мясорубкадан үткәрәбез, 1 стакан шикәр комы, 1 аш кашыгы тоз салып кайнатып чыгарабыз. Шуңа 7-10 шт кызыл төстәге татлы борычны вак итеп турап салабыз да, 40 минут кайнатабыз.

Әзер булырга 10 минут кала 6-7 тырнак сарымсак өстибез (мин сарымсакны помидорга кадәр мясорубкадан чыгарып алам).

Кайнар соусны чиста коры банкаларга тутырабыз һәм калай капкач белән ябабыз. 
 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев