Аш-су бүлмәсе

Гөлшат Салаховадан кыяр маринадлау рецепты

Боҗралап туралган кыярларны тутырабыз. Өстенә маринад салып, банкаларны сулы кәстрүлдә 10 минут чамасы кайнатып алабыз

Маринад:
2 л суга
2 аш кашыгы тоз
6 аш кашыгы шикәр комы
0,5 стакан уксус

Стерильләштерелгән банкаларга 1 тырнак (телем) сарымсак, 10-15 данә кара борыч, 5 петрушка ботакчыгы салабыз.

Боҗралап туралган кыярларны тутырабыз. Өстенә маринад салып, банкаларны сулы кәстрүлдә 10 минут чамасы кайнатып алабыз.

Аннан соң капкач белән ябып, җылы урында суытырга куябыз.


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев