Кәбестә бер тәүлектән әзер була
Кирәк булачак: 2 кг кәбестә, 2 шт кишер, 2 шт татлы борыч, 6 телем сарымсак.
Маринад: 200 мл су, 200 мл сыекмай, 2 аш кашыгы тоз, 6 аш кашыгы шикәр комы, 10 шт хуш исле борыч, 10 шт кара борыч, 6 шт канәфер, 4 шт лавр яфрагы. Барысын бергә кушып, 5 минут әкрен утта кайнатасы, аннан соң 9 процентлы 100 мл уксус кушып, тагын бераз кайнатасы.
Маринадны кәбестә өстенә агызып, яхшылап болгатасың һәм банкаларга тутырып суыткычка куясың. Кәбестә бер тәүлектән әзер була.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев