Хезмәт

Балтач районы

16+
Аш-су бүлмәсе

Яңа ел табынына салатлар

Тиздән, бик тиздән Яңа елны каршы алачакбыз. Бәйрәм өстәлен нинди салатлар белән баетыйм микән дип баш ватасызмы? Сезнең игътибарга телеңне йотарлык салатлар рецепты тәкъдим итәбез. Рәхим итеп ясагыз һәм якыннарыгызны сөендерегез.

«Аучы» салаты
Кирәк булачак: 250 грамм тавык ите, 2 бәрәңге, 3 йомырка, 1 кишер, 2 тозлы кыяр, 150 грамм маринадланган гөмбә, 200 грамм сыр, майонез.
Әзерләү тәртибе: 1нче рәт — вак итеп туралган бәрәңге, майонез; 2нче рәт — вак итеп туралган тавык ите, майонез; 3нче рәт — озынча итеп туралган йомырка, угыч аша чыгарылган кишер, майонез; 4нче рәт — угыч аша чыгарылган тозлы кыяр, майонез; 5нче рәт — гөмбә, майонез, сыр.

«Кар бабай» салаты
Кирәк булачак: тавыкның түш ите — 400 грамм, пешкән ике бәрәңге, өч йомырка, уртача зурлыктагы ике кыяр, майонез. Бизәү өчен бер болгар борычы, йомырканың сарысы, черри помидоры, кара зәйтүн җимеше кирәк булачак.
Әзерләү тәртибе: тавык итен вак итеп турап, майда кыздырырга яисә пешереп турасаң да була. Бәрәңге белән кыярны шакмаклап турарга кирәк. Кар бабайның шапка кигән баш формасын ясап, катламлап салатны өябез. Беренче катлам тавык ите, аннан соң кыяр, бәрәңге һәм угычтан уып, йомырканың агын җәябез. Башлыгы белән авызын борычтан, күзләрен кара зәйтүн җимешеннән, борынын черри помидорыннан ясыйбыз. 

Кара җимеш һәм ит салаты
Бу салат катлап ясала, һәрбер ингредиент ваклап турала, һәр катына аз гына майонез җәелә бара, продуктлар порциянең зурлыгына карап, кат барлыкка килерлек итеп алына.
Йомырка агы, кара җимеш, сыер ите, йомырка сарысы, әстерхән чикләвеге, йомырка агы.

«Купеческий» салаты
Кирәк булачак: 300 грамм пешкән ит, 200 грамм гөмбә, 1 банка яшел борчак, 100 грамм каты сыр, 4 йомырка, 2 башлы суган, 2 данә маринадланган кыяр, 1 пешкән кишер, майонез, сыек май, тоз, кара борыч. 
Әзерләү тәртибе: консервланган гөмбәне турап, сыек майда суган белән бергә кыздырабыз. Итне шакмаклап турыйбыз. Йомыркаларны, пешкән кишерне, кыярларны угычтан уабыз. Сырны вак угычтан уабыз. Салатны катлап ясыйбыз: ит, кыяр, кишер, кыздырылган гөмбә, сыр, яшел борчак, йомырка. Катлар арасына майонез сылыйбыз, иткә тоз, борыч, кишергә бераз тоз сибәбез.

Тәмле салат
Кирәк булачак: тавык ите (кайсы өлеше дә ярый), сыр, караҗимеш (төшсез), йомырка, кореяча кишер, әстерхан чикләвеге (вак-ланган), сарымсак, майонез.
Эшләү тәртибе: тавык итен тозлы суда пешереп алабыз. Суынгач, шакмаклап турыйбыз. Кара җимешне 10 минут җылы суда тотабыз. Җимешләрне корытып, озынчага турыйбыз. Йомырканың агын сарысыннан аерып, вак угычтан икесен ике савытка уабыз. Угычтан уылган сырга, сарымсак, майонез салып болгатабыз. Кореяча кишерне әзрәк вак-лыйбыз һәм вакланган чикләвек белән болгатабыз. Сай тәлинкәгә салатны катлап җыябыз: 
1нче кат: караҗимеш, майонез;
2нче кат: тавык ите, майонез;
3нче кат: кишер белән болгаткан чикләвек;
4нче кат: сырлы масса;
5нче кат: йомырка агы, майонез;
6нчы кат: йомырка сарысы.
Салатның өстен яшел үләннәр белән бизәргә була.

«Ричард» салаты
Әлеге салат катламлап ясала. Салат өчен кирәк: 200 грамм пешкән ит, консерваланган кукуруз 150 грамм, 1әр пешкән кишер һәм бәрәңге, 2 йомырка, 8-10 әстерхан чикләвеге, бераз тоз, кара борыч, майонез, бизәр өчен гранат төшләре, кукуруз орлыклары, петрушка, помидор кулланырга мөмкин. Һәр катлам саен майонез кирәк була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев