Камырны кабарганнан соң болгатып, яңадан кабартырга кирәк
Камыр ясар өчен кирәк булачак:
- бер чокыр кайнар су
- бер чокыр сөт
- чүпрә (мин чама белән коры чүпрә салдым)
- тәменчә тоз
- тәменчә шикәр комы
- 2 йомырка
- он
Барысын бергә болгатып, куе камыр ясыйбыз һәм аны җылырак урынга кабартырга куябыз. Камыр кабарганнан соң тагын бер кабартып алсагыз, ул тагын да тәмлерәк булачак.
Нет комментариев