Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Тәмле хачапури

Камырны ясаганнан соң сәгать ярым ул җылы урында торырга тиеш, бу хакта рецептта тулырак язылган.

Камыр өчен кирәк:

400-500 гр он
ярты чәй кашыгы тоз
ярты чәй кашыгы шикәр комы
бер чәй кашыгы коры чүпрә
250 мл җылымса сөт
2 аш кашыгы сыек май
200-300 гр сулугуни сыры (минеке түгәрәк формада иде), аңа өстәп 100 грамм тирәсе башка төрле сыр да салдым
йомырка
сыер мае.

Бер савыт алып, шуңа он, тоз, шикәр комы, чүпрә салып болгатабыз. Шуннан өстенә җылымса сөт салып, камыр басабыз. Камыр әзер булгач, сыек май салып, яңадан әзрәк басабыз да, түгәрәк формага китерәбез. Камырлы савытның өстенә пищевая пленка каплап, җылымса урынга 1 сәгатькә куябыз. Бер сәгать үткәч, пленканы ачып, камырны яңадан җайлап кына баскалыйбыз да, шул урында, пленка каплап, тагын ярты сәгатькә калдырабыз. Шушы камыр минем ике хачапурилык булды.

Камыр әзер булгач, аны икегә бүлеп, түгәрәкләп, артык зур булмаган җәемнәр ясыйбыз. Противеньгә я зур табага бумага для запекания җәеп, өстенә әзрәк он сибеп, җәемне куябыз. Сырны угычның зур ягыннан уып, җәем өстенә тулысынча сибәбез һәм камырны ике ягыннан рулет ясаган кебек итеп бөтереп, ике башыннан ябыштырып, көймә формасы кертәбез. Артык сыр калса, уртасына салып бетерергә мөмкин. Хачапуриның кырыйларына йомырканың сарысын сылап, 180 градуслы духовкага 20-30 минутка пешерергә куябыз.

Пешкәч, хачапурины тәлинкәгә алып, уртасына йомырка сарысы куярга, ә аның як-ягына берәр кисәк сыер мае куярга кирәк. Йомырка сарысын хачапурины сындырып алып, өске өлешкә ягып ашыйсы, бик тәмле була.


Рецепт һәм фото Зәлия Фәйзрахмановадан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә