Йомшак, тәмле прәннек рецепты
Камырны кисәкләргә бүлеп, җәеп стакан белән кисәбез
Камыр өчен:
-500 мл сөт
-250 гр он
-500 гр шикәр комы
-Бер чеметем тоз
-100 мл көнбагыш мае
-32 гр ванильле шикәр комы
-60 гр камыр көпшәкләндергеч(разрыхлитель)
-2 йомырка
-2 йомырканың сарысы
-1 кг он.
Прәннек өстенә сөртер өчен крем:
-2 йомырка агы
-250 гр шикәр оны.
250 гр онга шикәр комы,тоз салып яхшылап болгатабыз. Сөтне кайнатып чыгарып онга салып яхшылап болгатабыз. Төерләре калмасын өчен. Камыр бераз суынгач 2 йомырканы һәм 2 йомырканың сарысын (2 йомырканың агы кремына кала) салып яхшылап туглыйбыз. Шуңа салабыз көнбагыш маен.1 кг он кереп бетмәскә дә мөмкин. Онга да карый. Онның беразына камыр көпшәкләндергеч белән шикәрле ванильне салып бутыйбыз. Онны салып камыр басабыз. Камыр йомшак булырга тиеш, кулга да ябышмасын. Камырны кисәкләргә бүлеп, җәеп стакан белән кисәбез. Калынлыгы 7-8 мм тирәсе. Минеке юкарак булды калынрак булса да ярый.
Духовкада 20 минут тирәсе пешерәбез (тиз дә пешәргә мөмкин духовка кызып китсә). 200 гр.йомырканың агын миксер белән күупертәбез шикәр онын аз-азлап салып. Суынган прәннекләр өстенә сөртәбез (ягабыз).
Автор: Айзилә Рәхмәтуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев