Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Ипи пешерү рецепты

Тәмле булсын!

Камыр басасы савытыбызга 1,5 чәй калагы чүпрә (минеке коры чүпрә), 1 аш калагы шикәр комы, 1 чәй калагы тоз, 1 стакан җылымса су салып болгатабыз да, шуңа ярты стакан иләнгән он салып ипи башы (әче камыр) ясап, җылы урынга каплап куябыз.

Чүпрәбез яхшы булса ярты сәг дигән камырыбыз эчеп чыга.

Әче камырга ярты стакан җылымса су салып болгатабыз, он салып яңадан басабыз. Камырыбыз үзләнгәнче басарга кирәк, кул учына көнбагыш мае (2 аш калагы тирәсе) салып, камырны яхшылап басып бетереп, өстен каплап, яңадан кабартабыз.

Кабарган камырны майланган табага салып, яңәдән табада кабартабыз да, 200 градуслы мичтә пешерәбез.

Мәрьям Миңнегулова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә