Ипи рецепты
Аш-су бүлмәсе

Ипи рецепты

Тәмле булсын!

Кирәк була:

800-850 гр су
11 гр коры чүпрә
Тоз, песок, сыек май — һәрберсе берәр аш кашыгы
Арыш оны 150-200 гр, цельнозерновой 200 гр, Калганына высший сорт оны кушып камыр бастым. Ак оннан да ярый. Сезгә ничек ошый, шулай пешерегез.

Эш тәртибе: башта 1 бокал җылы суга аш кашык песок, чүпрә салып кабартабыз,чүпрә күпергәч — калган ингридиенты кушып, кабартырга куябыз, күпереп менгәч, онга төшереп, әвәләп табага җәябез, тагын күпертәбез.

Рецепт буенча, 180 гр мичтә 40 минут тоткач, мичне 170-160 куеп яңадан 30-35 минут тотабыз дип язылган. Духовканың кызуын чамалагыз. Бәлки сезнең мичтә тизрәк тә пешәр. Пешерү сәгате сездән.

Лилия Әскарова
 

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев