Ит бәлеше
Аш-су бүлмәсе

Ит бәлеше

Пешерә-пешерә, тегесен киметеп, монсын өстәп, еллар буена өлгереп җиткән камыр рецептым

250 кайнаган җылы су яки сөт,
130 гр сыек май;
1 йомырка
2 аш кашыгы майонез;
тозны чамалап;
онны да камыр уртача катылыкта булырлык итеп салабыз.Кулга ябышмый башлаганчы басабыз да, пакетка тыгып, 30 минутка суыткычка куеп үзләндерәбез.

Бу камыр төбенә җәергә, капкачын, бизәген,өстенә ябарга юрганын ясарга җитәчәк. Минем табам зур, 30 см.лы! Үзегезгә кирәк кадәр киметә аласыз Ясаганда камыр 5 өлешкә бүленә: иң зуры төбенә,калган 3 кисәге бертөрле зурлыкта,бөкесенә кечкенә түгәрәк кирәк була
Эчлегенә төрле итләрне кушсаң, тәмле инде:үгез, каз, үрдәк. Кемдә нәрсә бар!
Кара борыч, тоз, лавр яфрагын төеп (яратсагыз) саласы! 2сәг. пешә минем зур табам. Бәлешнең төбен кечкенә рюмка белэн тишәм, тишмәгән очракта ярты сәгатькә озаграк пешә.


Рецепт: @akhmadullinaramziia


Нет комментариев