Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Кабачки в кляре: үзе тиз, үзе тәмле! (+фото)

Укучыбыз күчтәнәче

Кабачкидан тиз генә әзерләнә торган кабымлык. Кабыгын әрчеп, кабачкины артык калын булмаган телемнәргә кисәбез. Коймак камыры рәвешенә китереп, кабачкиның күплегенә карап, өч йомырка, бераз су, төрле тәмләткечләр, тоз, он салып, камыр ясыйбыз. Телемләгән кабачкиларны шул камырга манчып, кызган майлы табада ике яклап кыздырабыз. Берьюлы ике табада да эшләп була. Сусыл булып, бик тиз пешә. Яраткан кешеләргә манып ашар өчен соус та ясарга була. Моның өчен сметана, майонез, үзегез теләгәнчә тоз, борыч, сыттырып, сарымсак, турап, яшел укроп салып болгатабыз. Тәмле булсын! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев