Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Кабак белән апельсиннан бик тәмле һәм файдалы сок рецепты

Масса әзер булгач, вак дуршлаг аркылы сөзәсе.

Сокны 5 кг кабактан ясадым. Кабакны әрчеп, бик эре булмаган кисәкләргә бүлеп мискага салдым. Шуның өстенә 11 литр салкын су салдым, кайнап чыкканда 6 апельсинны мясорубкадан чыгарып өстәдем.

Кабаклар пешкәч, изелә башлагач 1 кг 100 гр песок салдым, кайнаттым. Сүндереп вак дуршлаг аркылы сөздем дә, 2 аш калагы тулыр тулмас лимон кислотасы салып, кайнатып чыгардым, күбеген җыйдым, стерильләштергән банкага тутырдым.

Мәрьям Миннегулова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә