Катлы-катлы цезарь салаты
Аш-су бүлмәсе

Катлы-катлы цезарь салаты

Җайлы һәм тәмле салатны сез дә ясап карагыз

Тәлинкә төбен майонез белән сылап җибәрәсе. Иң беренче катка копченый грудканы ваклап турап саласы, өстенә сеткалап майонез агызасы. Аннан соңгы катка пекин кәбестәсенең йомшак җирен генә турап саласы һәм өстенә янәдән сеткалап майонез агызасы. Өченче рәткә юка итеп туралган помидор тезәсе һәм сыр уасы. Өстенә сеткалап майонез агызасы. Салатны ярты сәгатьтән ашарга мөмкин.

Ашар алдыннан гына өстенә сырлы кириешки-багет тезәсе.

Гөлназ Фәйзрахманова рецепты һәм фотосы.


Нет комментариев