Корт (кызыл эремчек) рецепты
Аш-су бүлмәсе

Корт (кызыл эремчек) рецепты

Тәмле булсын!

5 литр сөтне калын төпле кәстрюльгә салырга һәм кайнатырга утыртырга. Ул кайнаган арада бер савытка кефир 1 пакет салырга, 2 йомырка сытарга, 3 аш кашыгы уксус салып болгатырга. 

Сөт кайнап чыгар алдыннан шушы смесьне болгатабыз. Эремчек аелырга тиеш шул арада. Болгата болгата эремчек төшерәбез. Шуннан әкрен утта кызырганчы кайный.

Озак процесс. Тиз генә булмый. Сүндерер алдыннан чамалап шикәр комы кушабыз.

Лилия Әскарова

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев