Крыжовникны әфлисун тәмләтә
Аш-су бүлмәсе

Крыжовникны әфлисун тәмләтә

Кышкылыкка аны файдалы һәм бик тәмле итеп хәзерләп була.

Крыжовник кайнатмасын күпләр яратмый, тик аны кышкылыкка бик тәмле итеп тә хәзерләп була.

Моның өчен 1 килограмм крыжовникны блендер аша үткәргәндә ике әфлисун һәм бер лимон өстәп җибәрегез. Лимон белән әфлисунны чистартмасаң, катнашманың тәме әчкелтем була. Катнашмага 1 килограмм чамасы шикәр комы да кушып, яхшылап бутагач, суыткычка алып куясы гына кала.

Аны туңдыргычта саклаган очракта, шикәр комының яртысы гына алына. Шулай эшләгәндә, кышын чәй эчәргә бик тәмле дә, файдалы да була.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев