Пирогны суынгач кына кисәбез
Камыр: 150 гр йомшак ак май, 2 стакан он, 100 гр сметана, 100 гр шикәр комы, кечкенә пачка разрыхлитель.
Камыр ясыйбыз, бераз суыткычка куябыз.
5 уртача алма (иң яхшысы антоновка), юка итеп турыйбыз, бераз лимон согы сыгабыз.
Заливка ясыйбыз: 2 йомырка, 200 гр сметана, 150 гр шикәр комы, 2 аш к он. Яхшылап болгатабыз. Камырны табага җәябез, өстенә алма салабыз, аннары заливка.
180 гр мичтә 40 мин пешерәбез. Пирогны суынгач кына кисәбез.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев