Лилия Әскаровадан алма пирогы рецепты
Аш-су бүлмәсе

Лилия Әскаровадан алма пирогы рецепты

Камыр йомшак булсын, бераз кабартырга һәм пирогны ясарга, табасында 20 минут тагын кабартырга

Сезнең игътибарга әниемнең ин тәмле камыр рецептын куеп китәсем килә. Нинди пирог пешерсәгез дә бик уңа.

Камыр: 1 бокалның (300 гр) яртысына су, яртысына сөт салырга, 4-5 аш кашыгы сыек май, 2 кашык майонез, 1- 2 аш кашыгы песок (пирог баллы булса, баллырак, ит пирогына әзрәк), 1 чәй кашыгы тоз, 1 аш кашыгы чүпрә , он чама белән.

Камыр йомшак булсын. Бераз кабартырга һәм пирогны ясарга. Табасында 20 минут тагын кабартырга. 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев