Хезмәт

Балтач районы

16+
Аш-су бүлмәсе

Лилия Әскаровадан бик тәмле ассорти рецепты

Бик тәмле килеп чыга. Ясап карагыз.

Банкаларны юып, төбенә укроп зонтигы, петрушка, лавр яфрагы, кара борыч, гвоздика, ярты суган телемләп, сарымсак 1 бүлемтек, баллы борыч турап, кыярны бик вак итмичә (бармак калынлыгы), помидор катыракларын кискәләп банканы тутырасыз. Барысы да күңелегезгә ничек ошый, шулай тутырыгыз. Граммлап үлчәмәдем.

Аерым кәстрүлдә маринад ясыйбыз. Аның өчен 2 литр су салабыз, шуңа 3 аш калагы тоз, 200 гр шикәр комы, кайнап чыккач, 150 гр 9 процентлы уксус салып, әзер маринадны яшелчә тутырылган банкаларга агызып чыгабыз. Капкачларны өстенә генә куеп, водяной баняда 5 мин куеп алабыз. Водяная баня ул — кәстрүлгә су салып, төбенә салфетка җәеп, шунда банкаларны тезеп, стерилләштерү.

5 мин үткәч, банкаларны алып, ябып, каплап куябыз одеял белән. Суынгач, саклый торган җиргә куясыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев