Лилия Әскаровадан гөбәдия рецепты
Камыр песочный, ләкин мин ана бераз чүпрә кушам
Гөбәдияне зур табада пешерәм.1 гөбәдия өчен 1 стакан дөгене кат-кат юып, бүрттереп алыгыз.
1 стакан йөземне дә яхшылап юып әзерләгез. 3 йомырканы да пешереп, эре угычтан уып куегыз. Кортны үзем әзерләгән идем, ул минем аертмаган сөттән иде. Эче кызыл эремчек яисәэ корт булса, песок, ак май салып әзерләп куегыз.
Камыр песочный. Ләкин мин ана бераз чүпрә кушам. Башта 200 гр җылымса су салынган стаканга 1 чәй калагы коры чүпрә, 1 чәй калагы песок салып кабартырга куябыз. Аерым савытка бүлмә температурасындагы 200 гр ак майны саласыз, 1 йомырка сытасыз, шуларга он чама белән, 2 аш калагы песок, ярты аш кашыгы тоз салып валчык (крошка) ясыйбыз. Аннары чүпрәле суны салып камырны ясап бетерәбез, онны чамалагыз. Камыр үзләнеп торырга тиеш. 10 мин буе басарга кирәк камырны. Озак баскан саен камыр яхшыра. Камыр әзер булгач, пакетка салып холодильникка 10 мин калдырырга.
Ул арада 1 аш кашыгы сыек майга 1 чәй калагы песок һәм он салып пирог оөстенә сибәргә крошка ясыйбыз.
Камыр 10 мин торгач, алып җәябез һәм гөбәдия ясыйбыз. Иң беренче слой итеп мин камыр өстенә бераз дөге сибәм, аннары кортны (кызыл эремчекне) җәям, песок сибеп җибәрәбез.
Икенче слойга дөге белән йөземне бутап җәябез һәм уч белән песок сибәбез, 10 аш калагы ак май салабыз. Мин чеметеп кенә ванилин сибәм. Анысы на любителя. Яратмасагыз, салмагыз. Аның өстенә 3 йомырка салабыз, тагын 10 кашык май салып, өстенә камыр җәеп, гөбәдияне ясап бетерәбез. Валчык сибеп, 180 гр мичтә 40 мин пешерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев