Тозны табага тигез итеп җәябез. Тавыкны тоз өстенә салабыз
Әлеге ысул белән кыздырылган тавыкның ите сусыл була, артык тозлы да, майлы да булмый ул. Пешерүе дә бик тиз – бер дә мәшәкатьле түгел. Тиресе дә кетердәп кенә тора аның. Бәйрәм табынына да бик яхшы гына булачак. Пешереп карагыз, үкенмәссез.
Кирәк: 1 кг чамасы тавык һәм 0.5 пачка тоз.
Тозны табага тигез итеп җәябез. Тавыкны тоз өстенә салабыз. Салкын духовкага куябыз. Духовка 200 градуса кадәр җылынгач, 1 сәгать кыздырабыз. Канатларын янмасын өчен фольга белән төрсәгез була.
Нет комментариев