Хезмәт

Балтач районы

16+
Аш-су бүлмәсе

Лилия Әскаровадан коймак рецепты

Бу коймак мич коймагы шикелле бик тәмле була

Моның өчен духовканың гриле өсте яна торганы кирәк. Газ яисә электр мичендә дә пешә.

Камыр өчен кирәк:
1 л.җылымса су яисә ярты литр сөт һәм ярты литр су
1 калак коры чүпрә
1 йомырка
1 аш кашыгы тоз
3 аш кашыгы песок
1 аш кашыгы майонез
2 кашык сыек май һәм он

Куе каймак куелыгында камыр ясыйбыз. Камыр артык сыекта, куеда булырга тиеш түгел. Аннан җылы урынга куябыз. Кабарып менгәч, бер кат камырны болгатып төшерәбез һәм икенче тапкыр кабарып менгәч кенә пешерә башлыйбыз. Табаны өске өлешендә кыздырып, коймакларыбызны салып чыгабыз. Асты кызаргач, духовкага озатабыз. Духовканың грилен кабызырга кирәк. Өсте кызарып киткәч алабыз. Әзер коймакларыбызны каз мае яисә сары май белән майлап куясы гына кала.

Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев