Лилия Әскаровадан королевская ватрушка рецепты
180 градуслы мичтә 35 −40 минут пешерәбез
Камыр-валчык өчен якынча1 пачка май бүлмә температурасында йомшарган, 2 стакан он, 1 стакан шикәр комы (әзрәк тә ярый), 1 чәй кашыгы разрыхлитель, яки ярты чәй кашыгы чәй содасы, ванилин тәм өчен. Соңгы арада 1 аш калагы какао порошогы кушам.
Барысын бергә кушып, валчык камыр ясыйбыз. Ике өлешкә бүләбез. Күбрәк өлешен майлы табага җәябез.
Эчлек: 500 гр эремчек, ярты стакан шикәр комы, 3 шт йомырка,100 гр кибет каймагы. Барысын бергә миксер белән болгатабыз.
Валчык өстенә җәябез. Аннары калган камырны өстенә сибәбез. 180 градуслы мичтә 35 −40 минут пешерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев