Лилия Әскаровадан корт (кызыл эремчек) рецепты
Аш-су бүлмәсе

Лилия Әскаровадан корт (кызыл эремчек) рецепты

Корт ясау озак процесс, тиз генә булмый, сүндерер алдыннан чамалап шикәр комы кушабыз

5 литр сөтне калын төпле кәстрюльгә салырга һәм кайнатырга утыртырга. Ул кайнаган арада бер савытка кефир 1 пакет салырга, 2 йомырка сытарга, 3 аш кашыгы уксус салып болгатырга. 

Сөт кайнап чыгар алдыннан шушы смесьне болгатабыз. Эремчек аелырга тиеш шул арада. Болгата болгата эремчек төшерәбез. Шуннан әкрен утта кызырганчы кайный.

Озак процесс. Тиз генә булмый. Сүндерер алдыннан чамалап шикәр комы кушабыз.

 


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев