Лилия Әскаровадан кыяр  тозлау рецепты
Аш-су бүлмәсе

Лилия Әскаровадан кыяр тозлау рецепты

Бу рассол ассорти өчен дә бик яхшы

3 л банка төбенә 1 зонтик укроп, 5 түгәрәк борыч, 3 канәфер ( гвоздика) һәм сарымсак салабыз, кыярларны тыгызлап тутырабыз. Өстенә кайнар су агызып 10-15 минут тотабыз да кире бушатып рассол ясыйбыз: 3 аш кашыгы тоз, 6 аш кашыгы шикәр комы, 9 аш кашыгы 9 процентлы уксус салып кайнатып янәдән кыярлар өстенә коябыз да ябып куябыз.

Ясап карагыз. Баллы да уксуслы да булмый. Кетердәп тора торган кыярлар, бу рассол ассорти өчен дә бик яхшы.


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев