Лилия Әскаровадан мармелад пирогы рецепты
Аш-су бүлмәсе

Лилия Әскаровадан мармелад пирогы рецепты

Пирогны суынгач кына кисәсе

Камыр өчен: 1 пачка маргарин, 2 аш калагы песок, 0.5 стакан җылы сөт, 1 аш калагы чүпрә, 2 йомырка, он кушып йомшак кына камыр басасы.

Табага җәеп, төрле төстәге мармелад җәясе, бераз мармелад өстенә он сибеп аласы, аннары тагын камыр каплап, пирог ясап, һава өчен тишек калдырасы. 30-40 минут әзер пирогны табада кабартып, духовкага 180 градуска куеп пешерәсе.

Суынгач кына кисәсе бу пирогны. Пешереп карагыз әле, һичшиксез ошаячак.

 


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев