Хезмәт

Балтач районы

16+
Аш-су бүлмәсе

Лилия Әскаровадан «Наполеон» торты рецепты

Тортка кремны җәлләми ягабыз, өстенә валчыкларын сибәбез.Тәмле булсын!

Катлы камыр (слоеное тесто) бик күптөрле кибеттә, мин үзем чүпрәсезен (бездрожжевое) алырга тырышам.
- 1 кг катлы камыр ( слоеное тесто

Крем өчен:
- 1 л сөт
- 2 йомырка
- 0.5 стакан шикәр комы
- 3 а.к. он
- 1 кап ваниль
(Бу кремны ясарга иренсәгез, 1 пачка сыер мае + сгущенка катнашмасы куллансагыз була)

Камырны җебетәбез, духовкада пешереп алабыз (уклау белән җәймибез). Суынгач һәр җәемне өчкә аерабыз. Валчыкларын уабыз, алары өстенә сибәргә кирәк.

Кремны аерым савытта 200 мл.сөт, йомырка, шикәр, ванилин, онны яхшылап төер калдырмый болгатабыз һәм калган сөткә кушып болгатабыз, куерганчы акрын утта кайнатабыз.

Тортка кремны җәлләми ягабыз, өстенә валчыкларын сибәбез.Тәмле булсын! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә