Лилия Әскаровадан шпинатлы рулетлар рецепты
Аш-су бүлмәсе

Лилия Әскаровадан шпинатлы рулетлар рецепты

Рулет ким дигәндә 2 сәгатьтән әзер була

Кирәк булачак: 200 гр шпинат, 3 йомырка, тоз, 4 аш кашыгы он.

Шпинатка тоз, йомыркаларның сарысын салып блендерда изәсе. Йомырка агын аерым савытта күпертәсе, әкренлән шпинатлы массаны, аннары әз-әзләп онны кушып сыеграк камыр ясыйсы.

Камырны пергаментка җәеп, 180 градуслы духовкада 10 минут пешереп аласы да суынырга куясы. Аннары творожный сыр ягасы һәм кызыл балык тезеп, тыгыз итеп төрергә һәм пищевая плёнка белән төреп калдырасы. Ким дигәндә 2 сәгать торсын.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев