Хезмәт

Балтач районы

16+
Аш-су бүлмәсе

Лилия Әскаровадан ташкабак белән әзерләнгән бик тәмле ризык рецепты

Ташкабакларны 0,5 см калынлыгында теләбез. Майлаган табага тезеп, өстенә аз гына май сибәбез һәм йомшарып китсен өчен 5 минутка 190 градуслы мичкә куеп алабыз

Кирәк булачак:

уртача зурлыктагы 2 ташкабак;
1-2 помидор;
1 тавык түше;
150 г кибет каймагы;
3 тырнак сарымсак;
150 г каты сыр;
тоз-борыч;
үсемлек мае.

Эш барышы:
1. Ташкабакларны 0,5 см калынлыгында теләбез. Майлаган табага тезеп, өстенә аз гына май сибәбез һәм йомшарып китсен өчен 5 минутка 190 градуслы мичкә куеп алабыз.
2. Тавык түшен башта урталайга бүлеп, шулай ук озынчага юка итеп турыйбыз. Һәр кисәкне чүкеч белән тапап йомшартабыз.
3. Помидорны ярымтәгәрмәчләп турыйбыз. Сарымсакны издереп, каймакка кушабыз. Тәменчә тоз-борыч салабыз. Соус әзер.
4. Суынган ташкабак телемнәренә юка гына итеп соусны ягабыз. Һәр телем өстенә бер кисәк тапаган итне куябыз. Иткә тоз-борыч сибәбез.
5. Ташкабакның бер башына помидор телеме салабыз һәм шул читеннән тотынып, рулет итеп төрәбез.
6. Рулетны артык зур булмаган форма төбенә бастырып куябыз. Шул рәвешле һәрбер ташкабак телемен аерымаерым төрәбез.
7. Рулетлар өстенә калган соусны ягып, форманы 40 минутка 190 градуслы мичкә куябыз.
8. Пешеп чыгарга 10 минут кала, өстенә уылган сыр түшибез һәм пешерүне дәвам итәбез. Сыр эреп, кызара башлагач, ризыгыбыз әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә