Хезмәт

Балтач районы

16+
Аш-су бүлмәсе

Лилия Әскаровадан тутырма рецепты

Тутырманы суга салып пешерәсе, зубочистка белән берничә урыннан тишәргә кирәк

Тутырма өчен ингредиентлар:

  • Ит яки йөрәк, бавыр, үпкә — 800 гр.
  • туралган суган һәм сарымсак — 300 гр,
  • дөге (пешмәгән) — 100 гр,
  • бульон яки су — 350 мл,
  • төелгән кара борыч — 1 аш кашыгы,
  • бульон өчен лавр яфрагы — 2-3 шт., кара борыч, тәменчә тоз.
  • эчәге — колбаса тышчасы өчен

Ит (йөрәк, бавыр, үпкә кушсаң да була) иттарткыч аша үткәрәсең, дөге, суган, сарымсак, тоз-борыч салып яхшылап болгатасың. Куе булса, бульон яки су кушасың. Эчлекне яхшылап юылган эчәгегә тыгызлап тутырасың һәм ике яктан нык итеп бәйлисең.

Суга тәменчә тоз, борыч, лавр яфрагы салып пешереп аласың. Тутырманы суга салып пешерәсе, зубочистка белән берничә урыннан тишәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә