Лилия Әскаровадан вяленые помидоры рецепты
Аш-су бүлмәсе

Лилия Әскаровадан вяленые помидоры рецепты

Бутерброд ясарга бик тәмле.

Калын кабыклы помидоры сайлап алыгыз. Помидорларны кискәләп, өстенә тоз, итальянча приправалар сибеп духовкада 70 гр градуста 5-6 сәгать киптерергә кирәк! Духовка ишеген бераз ачып киптерәм мин. Сушилкада да ярый.

Аннан банкаларга тутырабыз. Помидорларны тутырганда рәт-рәт аралаштырып ваклап сарымсак салабыз, төерле кара борыч, тоз сибәбез, итальянча приправа сибәбез, базилик үләне дә кыстырабыз.

Башка төрле (үзегезнең яраткан) приправаларны сипсәгез дә була. Аннан өстенә сыек май агызып ябып куябыз! Ай тәмле дә була инде.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев